«Рубин» директоры Шамил Хөснетдинов клубтан киткән

«Рубин» директоры Шамил Хөснетдинов яклар килешүе буенча Казан клубыннан китте. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөснетдинов  әлеге вазифаны «Рубин»да бу вазифаны 2023 елдан бирле башкарды. Элегрәк ул, 2004 елдан 2019 елга кадәр, «Ак Барс»та эшләгән. Бу вакыт аралыгында «барслар» дүрт тапкыр Россия чемпионы (2006, 2009, 2010, 2018) һәм өч тапкыр Гагарин Кубогын (2009, 2010, 2018) яулады.

Исегезгә төшерәбез, узган сезонда «Рубин» РПЛ таблицасында җиденче урынны алды. Рәшит Рәхимов командасы 45 очко җыйды, дип яза «Татар-информ».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре