Казан “Рубин”ы футбол буенча Россия чемпионатының 10-нчы тур матчында Петербургның “Зенит”ына җиңелде. “Газпром Арена” стадионында узган матч 5:0 исәбе белән төгәлләнде.
Бу уенга кадәр Казан командасы "Оренбург", "Сочи", "Ростов" командаларына җиңелгән иде. 10-нчы турдан соң "Рубин" таблицаның 10-нчы урында урнаша.
Татарстан башкаласы футболчылары киләсе матчны 25 cентябрь көнне "Химки"га каршы уздырачак.
Зенит 5:0 Рубин
Голлар: Иванович Б., Сутормин А. (2), Мак Р., Шатов О.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез