49 яшьлек Франк Артига «Рубин» белән 2027 елның җәенә кадәр килешү имзалады. Команданың тренерлар штабында Анис Буссаиди белән Хосеп Техедо да эшләячәк.
"Якын арада тренерлар штабы 15 гыйнварда Төркиянең Бәләк шәһәрендә башланачак кышкы җыеннарда төп команда белән эшкә керешәчәк», – диелә хәбәрдә.
Артига тренерлык карьерасын Испаниядә башлап җибәрә. 2010-2021 елларда ул «Барселона» клубы системасында эшли.
Ике ел дәвамында Россиядә эшләү тәҗрибәсе бар. Соңгы вакытта Анголадагы «Петру Атлетику» командасын җитәкләде.
«Рубин»ның элеккеге тренеры Рәшит Рәхимов белән 13 гыйнварда саубуллаштылар. Аның белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез