Казанның “Рубин” футбол клубы үзенең социаль челтәрләрендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны 67 яшь тулу уңаеннан котлап, ролик урнаштырган, дип яза “Бизнес Online”.
“Рубин” видеога легендага әйләнгән берьюлы берничә шәхесне туплаган. Анда клуб президенты Марат Сафиуллин белән баш тренер Рәшит Рәхимов, “Рубин-2” остазы Гекдениз Карадениз, тренер Олег Кузьмин, капкачы Юрий Дюпин һәм бүгенге команда капитаны Олег Иванов, шулай ук академиядә тәрбияләнүчеләр төшкән. Алар Рөстәм Миңнехановка: “Сез безне алга алып барасыз! Бернигә карамастан, җиңәчәкбез!” – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать иткән.
 Исегезгә төшерәбез: бүген Рөстәм Миңнехановка 67 яшь тулды. Татарстан Рәисе җәен Россия чемпионаты башланыр алдыннан “Рубин” базасы һәм академиясендә булып киткән иде. Биредә ул клуб уенчылары һәм хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды, шулай ук базаны алга таба яңарту планнары белән танышты. Хәзер “Рубин” Россия чемпионатында 7нче урында бара. Казан клубы иртәгә – 2 мартта “Краснодар” белән уйнаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез