"Рубин" үз кырында "Сочи" командасын җиңде

"Рубин" командасы футболчылары Россия чемпионатының 24 нче туры матчында "Сочи" ны җиңде.

Шимбә көнне Казанда узган очрашу хуҗалар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Бердәнбер тупны Хвича Кварацхелия 72 нче минутта кертте. "Рубин" 40 очко җыеп, турнир таблицасында 4 нче урынга күтәрелде. "Сочи"да шулай ук 40 очко, ул бишенче урында бара.

10 апрельдә "Рубин" премьер-лиганың 25 нче турында  "Ростов" белән очрашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

спорт "Рубин" футбол

Көн хәбәре