Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстанда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Быел бу фәннән 15 110  чыгарылыш сыйныф укучысы (узган елда – 14 283) имтихан тапшырган. Уртача балл – 65,05 (узган елда – 67,31). 32 бала сынауда “абынган”: минималь – 24 балл чиген уза алмаган. 31 укучы (2024 елда – 66) рус теленнән 100 балл җыйган.

Әлеге фән буенча йөз балл туплаучылар саны ягыннан Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицей (3 укучы) беренче урынга чыккан. Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбеннән  – 2, КФУның IT-лицееннан һәм Казанның Совет районы 121 нче лицееннан – 2шәр бала иң зур балл җыйган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре