Рус телен яхшы белгән өчен мигрантларга салым ташламасы бирергә тәкъдим иткәннәр

Хулиганлык, экстермистлык гамәлләре өчен яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ташламаның гамәлдә булуы туктатылырга мөмкин.

Россия Эчке эшләр министрлыгында рус телен яхшы белгән өчен мигрантларга салым ташламасын бирергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта ведомствоның Миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе җитәкчесе Валентина Казакова сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, хәзер рус телен өйрәнүгә карата кызыксындыру тудыру өчен салым буенча айлык аванс түләвен киметү мәсьәләсе карала. Тәгаенләп әйтсәк, рус телен “ипи-тозлык” белүчеләргә – 10 процентлы, уртача дәрәҗәдә белүчеләргә – 15, камил белүчеләргә – 20, асылда рус телендә генә сөйләшүчеләргә – 50 процентлы ташлама кертелергә мөмкин.

Казакова билгеләп үткәнчә, хулиганлык, экстермистлык гамәлләре өчен яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ташламаның гамәлдә булуы туктатылырга мөмкин. Ташламаны кире кайтару өчен, әйтик, иҗтимагый эшләрдә катнашып, үзеңне акларга мөмкин булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

салым ташлама

Көн хәбәре