Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ЛДПРның Татарстандагы төбәк бүлеге координаторы Руслан Йосыпов Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Казандагы 42нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
Руслан Йосыпов сайлауда берәүгә дә битараф калмаска, Ватан язмышы өчен үз өлешен кертергә чакырды. “Республиканың һәр гражданины актив тавыш бирергә тиеш. Бу – безнең гражданлык бурычыбыз, үзебез ышанган кешеләрне сайлау мөмкинлеге. Без катлаулы СВО чорында илебез Президенты тирәсендә берләшеп, дәүләтебезнең көчен һәм үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтәбез”, – диде Руслан Йосыпов.
ЛДПРның Татарстандагы төбәк бүлеге координаторы сайлау уңаеннан республикада бәйрәмнәр оештырылуын, автобуста бушлай йөрү, шулай ук телефон, машина оту мөмкинлеген дә искә төшерде. “Тавыш бирергә бүләк өчен генә түгел, илебез өчен дип килегез”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез