Руслан Кираметдинов элеккеге хатынына бәйле күңелгә тия торган сорауга җавап биргән

ТМТВның социаль челтәрдә Әбри Хәбриев алып бара торган «10 сорау» тапшыруында да Руслан Кираметдиновка  көтелмәгән сорау биргәннәр. 

Аңа: "Ни өчен сез элеккеге хатыныгыз белән очрашудан качарга тырышасыз? Сезнең аңа карата хисләрегез калдымы?" – дигән сорау биреп шаккатырганнар.

Әлбәттә, җырчы югалып калмаган: "Мин беркем белән дә очрашудан курыкмыйм. Мин кешедән курыкмыйм, Аллаһ Тәгаләдән генә куркам. Беренчедән, мин качмыйм, әмма күрмәвем хәерлерәк. Бернинди хис калмады. Хис бар иде, авыр булды. Ир кеше барыбер авыррак кичерә.

Аерылышкан гаиләләр бар бит инде. Балалары юк яки баласы туган гына, әле ияләшмәгән, китәсең дә барасың. Мин балаларны үстергән кеше: хастаханәгә, балалар бакчасына йөрттем, подгузникларын алыштырдым, төннәрен йокламыйча күтәреп йөрдем. Шуңа күрә мине шушы әйбердән мәхрүм иткәч, нык авыр булды. Йоклап булмый иде, авыр, нидер җитмәгән кебек. Нинди хис калсын инде? Сине чәйниләр дә төкерәләр, аркаңа пычак кадыйлар", – дигән ул авыр вакытларын искә төшереп.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре