Без Ильмира Нәгыймова белән сөйләшергә дип шалтыраткан идеек, трубканы ире Руслан Кираметдинов алды. Чөнки татар гаиләсендә ир – баш, хатын – муен, ди. Фикерләребез дә уртак, аңа дигән сорауларны миңа бирсәгез дә ярый дигәч, аның белән сөйләшеп алдык.
– Беренче урында иҗатмы, гаиләме?
– Әлбәттә, гаилә. Сәхнә гомере бик кыска бит ул, үтә дә китә. Гаилә – бер булсын, гомерлек булсын.
– Сез еш кына “туры эфир”лар оештырасыз. Андый чакларда халык күбрәк нәрсә белән кызыксына, нинди сораулар бирә?
– Без күбрәк җырлыйбыз, сораулар көтеп утырмыйбыз. Гомумән, җырчының эше – җырлау. Сәхнәгә чыгып җырлыйсы урынына сүз сөйләүчеләрне үзем дә бик яратып бетермим. Бездән җыр көтәләр, киңәш түгел. Киңәш бирү өчен башка һөнәр ияләре бар.
– Гаиләдә кем баш?
– Бөтен татар гаиләсендәге кебек ир – баш, хатын – муен. Муен кая борыла, шунда баш та борыла.
– Яңа җырлар яздырасызмы?
– Актив иҗат итәбез дип әйтеп булмый. Язабыз, уйланабыз әлегә.
– Үзеңә күбрәк нинди җырлар ошый?
– Чит ил җырларын тыңлыйм. Татар эстрадасын бик тыңламыйм.
– Татар эстрадасында син тыңларлык җырчы бармы соң?
– Салават абый. Мин аны җырчы номер бер дип саныйм.
– Үзизоляция гаиләгә ничек тәэсир итә?
– Әйбәт тәэсир итә. Үпкәләшкәнебез дә, бәхәсләшкәнебез дә юк. Тормыш үзгәрсә дә, туктап калмады бит, дәвам итә. Ике кулыңа бер эшне таба белергә генә кирәк.
Гөлинә Гыймадова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез