Руслан Кираметдинов тамада булып йөргән артистларга карата фикерен әйткән

Җырчы Руслан Кираметдинов бүгенге татар эстрадасына кагылышлы фикерен әйткән.

Җырчы «Интертат»ка әйтүенчә, бүгенге көндә сәхнәдә чын профессионалларча эш итмәүче җырчылар күп.

Аны бер яктан уңай дип тә, тискәре дип тә әйтергә мөмкин. Татар эстрадасында, татарда гына түгел инде, гомумән, шырдый-бырдыйлар күп. Тамада булып йөргән артистларны артист дип санамыйм. Алып баручы булып йөриләр дә, аннан сәхнәгә менәргә тырышалар. Минем бу турыда инде әйткәнем дә булды.

Минем уйлавымча, җырчы ул җырларга, җыр аша үзенең хисләрен тапшырырга тиеш. Тегендә-монда сикереп, нотага эләкмичә, «плюскә» җырлаучы – артист кеше түгел. Мин шушы позициядә торам һәм торачакмын да. Чүп җитәрлек, – дигән җырчы.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре