Руслан Сафин, Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетның (КХТИ) агач эшләнмәләренең архитектура һәм дизайны кафедрасы мөдире:
– Без үзагач (древесина) нигезендә композит материаллар эшләү белән шөгыльләнәбез. Узган ел ультрашәмәхә нурларның агач эшләнмәләргә йогынтысы буенча тикшерүләр үткәрдек. Мондый нурланышта агач материаллар өслегенең катламнарга аерылуы (расслоение волокна) күзәтелә. Бу композицион материалны яхшыртуга китерә. Болар – фанера ише, терассага җәя торган, урамда кулланыла торган такталар. Үзагач оныннан ясалган әлеге полимер материаллар су үткәрми, янгынга да чыдам. Аның үзенчәлеге шунда. Быел биокомпозитлар эшләргә җыенабыз. Хәзер дөньяда таркала торган биополимерлар юнәлеше актив. Полиэтилен табигатьтә таркалмый, ә без эшләгәне берничә ай дәвамында үзе таркалачак. Аны Кытайда чыгаралар инде. Бездә әлегә юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез