Руслан Шиһабетдинов: «Хәрбиләр Җиңү безнең якта икәнен аңлый»

«Яшь Гвардия»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында махсус хәрби операция зонасына җибәрелүче гуманитар ярдәм турында сөйләде.

«Безнең белән бер авылда, бер районда үскән егетләр бүген Ватан сагында тора. Шуңа күрә без дә читтә кала алмадык», – диде ул. Руслан Шиһабетдинов республикада яшәүчеләр тарафыннан әзерләнүче окоп шәмнәре, ватылмасын өчен махсус тимер тартмага салынган ампулалар, дронга беркетү җайланмаларын күрсәтте.

«Мин СВО зонасында җиде тапкыр булдым. Хәрбиләр белән дә гел аралашып торабыз. Аларга кирәкле әйберләрне әзерләп озатабыз», – диде Руслан Шиһабетдинов.

Аның әйтүенчә, хәрбиләрнең кәефе яхшы. Чөнки Җиңү безнең якта икәнен беләләр. Хәрби килешү төзергә теләүчеләр дә чикләнмәсен. Татарстан үзебезнекеләргә даими ярдәм күрсәтеп торачак», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре