«Алга таба да безнең алгы сызыктагы саклаучыларыбызны хөрмәтләүне дәвам итәбез. Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен ордены медале белән хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткән хәрби хезмәткәрләр бүләкләнде.
Иҗат бригадасы Җиңү көне алдыннан сугышчыларга һәм җирле халыкка бәйрәм концерты күрсәтте. Батырларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтү – безнең изге бурычыбыз!» – дип язды Татарстан Рәисе һәм видео урнаштырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез