Бүген Казанның Салмачы бистәсендә Үзәк урамында юл фаҗигасендә һәлак булган “Лада” йөртүчесенең кем икәнлеге ачыкланган, дип яза “KazanFirst”.
Рүзәлгә бары тик 27 булган. Биектау районындагы авылда туып-үскән. Суыксу авылы мәктәбен тәмамлаган. Иртәгә сыйныфташлары белән очрашуга барырга җыенган... Әмма “Рено” егетнең бу планнарын җимергән.
Рүзәл бүген – 16 августта иртән “Лада” машинасында эшкә барышы булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында “Рено” джибы каршы як полосага килеп чыккан. Тар гына юлдан машиналар маңгайга-маңгай бәрелешкән... Рүзәлнең “Лада”сы юл кырыена “очкан”. Егет шундук җан биргән. Авария килеп чыгуга гаепле булуы күздә тотылган 20 яшьлек иномарка йөртүчесе нык җәрәхәтләнгән хәлдә реанимациягә озатылган.
Рүзәлне инде бүген үзенең туган авылында җирлиләр. Мәрхүмнең хатыны, 2 нәни кызы калган.
https://vatantat.ru/2024/08/149234/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез