Газетага язылу

«Шәҗәрә» Бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Бөтендөнья татар конгрессы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан «Шәҗәрә» VIII Бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итүне игълан итте.

Чара республикада һәм татарлар күпләп яшәүче РФ төбәкләрендә яшәүчеләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту, тарихи хәтерне саклау һәм үз тамырларыңны өйрәнүгә кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән.
 
Конкурста гаиләләр һәм шәхси авторлар, шул исәптән чит ил гражданнары катнаша ала. 

Конкурс 4 номинация буенча үткәрелә: 

  • «Туган җиребез тарихында безнең гаилә»
  • «Гаиләм традицияләре»
  • «Хатын-кызлар - ыру сакчылары» (биштән дә ким булмаган буын хатын-кызларын өйрәнү) һәм
  • белгеч-генеалоглар өчен «Һөнәри нәсел агачы»

 
Эшләр 2026 елның 25 октябренә кадәр эссе, видеофильм яки презентация рәвешендә ak.kalfak@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
 
Китерелгән материалларны БТКның Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров рәислегендәге абруйлы жюри бәяләячәк.

Тулырак биредә укырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре