Саба районында 15 яшьлек малай суга батып үлгән

Бүген Саба районының Байлар Сабасы бистәсе янындагы буада 15 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, малай коену өчен билгеләнмәгән урында булган. Булган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре