Саба районының Олы Нырты авылында солдатларга пилмән бөгәләр

Саба районында бер төркем хатын-кызлар бергә җыелып СВОдагы егетләргә өй ризыклары әзерли башлаган. Олы Нырты, Завод-Нырты, Урта Нырты, Чибия Чирчи авылларында яшәүчеләр бергә җыелып токмач та кискән, пилмән дә ясаган. Әлеге эшне Гөлсинә һәм Гөлнара Зариповалар башлап җибәргән. Ясаган пилмәннәрне Гөлсинә ханым Сабадагы штабка илтеп тапшыра икән.

– Авылдашыбыз Нурзия Газизҗанованың улы Рифнур СВОда. Әнә шуңа да без бу эшкә тотындык инде. Егетләребез өй җылысын тойсын, беразга гына булса да туган як җылысын сизсен өчен дип бу эшкә тотындык, – ди алар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре