Газетага язылу

Сабантуйлар Җир шарын иңли

Германиядәге Бурхгаузен шәһәрендә милләттәшләребез бу бәйрәмне җиденче тапкыр уздырдылар.

-Германиядә яшәүче татарлар өчен бу бик мөһим, - ди оештыру эшләре белән янып йөрүче милләттәшебез Рәзиф Хафизов. Сүз дә юк, Европа илләрендә рус телендә сөйләшүче якташларыбыз үзара аралашып, элемтәләрне югалтмыйча яшиләр. Әмма Сабантуй – ул бөтенләй башка күренеш. Ул безне – татарларны ерак тарихка алып китә, моң дөньясында йөздерә, гореф-гадәтләрне барлый. Бу – ихлас бәйрәм. Шуңа күрә безнең эш-гамәлләребезне күрергә башка милләт вәкилләре дә җыела. Мөмкин булганча, ярдәм дә итәләр. Сабантуйны Россиядән килгән ватандашларыбыз бигрәк тә үз итә. Наталья Иванова – шундыйларның берсе. Ул инде күптән безнең белән. Оештыру эшләрендә бик актив катнаша.
Инде ияләшеп беткәннәр, күрәсең: бәйрәмгә әзерләнгәндә барысының да үз шөгыле бар икән. Сабантуй буласы Гаилә йортына беренчеләрдән булып әнисе Зөлхидә апа белән милләттәшебез Эльмира килә. Иртәрәк юлга чыгуларының сәбәбе дә бар: шундук кунакларга өчпочмак әзерләргә керешәләр. Аннан Словениядән җырчы Гүзәл Әхмәди үзенең командасы белән килеп төшә. Сый-хөрмәт әзерләнгән арада кунаклар спорт мәйданчыгына юнәлә. Ә анда ниләр генә юк: уктан ату җайланмалары, чаңгылар, капчык белән сугышу өчен корылмалар...

-Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уйнадылар, - ди Рәзиф. – үлән өстендә чаңгыда шудылар, иңнәренә көянтә элеп, су ташыдылар, аркан тартышып, көч сынаштылар, әлбәттә инде, көрәштә бил алыштылар. Беркем дә бүләксез калмады.

Мәйданда бертуктаусыз татар көйләре яңгырап торган. Словениядән килгән җырчы янында Германиядә яшәүче Сара Гарифуллина, Камилла Гәрәева кебек милләттәшләребез дә сынатмаган. Гүзәл бәйрәмне алып та барган. Бу концертта иң яшь катнашучы Йосыф Гәрәев татар телендә шигырь сөйләгәч, алкышлар бигрәк тә көчле булган. Кунаклар саны өстәлә барган. Татар кызы Алия күптән инде Бурхгаузенда яшәсә дә, моңа кадәр бу бәйрәм турында белмәгән икән. Парк яныннан очраклы гына үтеп барганда, татар моңын ишетеп шаккаткан. Түзмәгән, кергән дә үзе дә җырлап җибәргән.

-Аның шатлыктан балкыган йөзе – үзе бер дулкынландыргыч мизгел иде, - ди Рәзиф. – Ул арада сый-нигъмәт тезелгән күркәм табыннар янына чакырдылар. Хуш исле токмач ашы, кызарып пешкән өчпочмак, чәкчәк... Мондый байлык - татарның уңган-булганлыгына тагын бер дәлил. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте әле. Сабантуй батырын да ачыкладык. Ул – Эмиль Надимов. Аның янәшәсендә Артур Хафизов, Николай Бондарев та кимен куймадылар. Әмма ничек кенә булмасын, Сабантуйда иң бәхетле кешеләр балалардыр кебек тоелды миңа. Мәйдан көне буена шатлыклы көлү тавышыннан яңгырап торды. Димәк, без гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыруда өлеш кертәбез, дигән сүз бит бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре