Сабилә Мостафина: Сайлауның тыныч, имин шартларда узуы игътибарга лаек

Казахстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе тавыш бирүне өч көн дәвамында оештыру тәҗрибәсен үзләрендә дә куллану мөмкинлеген өйрәнәчәкләрен белдерде.

“Бик кызык тәҗрибә бу. Аны үзебездә кулланып карау мөмкинлеген дә өйрәнчәкбез. Сайлауның өч көн узуы тавыш бирүчеләр өчен дә уңайлы. Кеше планлаштырган эшләрен вакытында эшләргә дә, сайлауга барырга да өлгерә”, - ди Сабилә Мостафина.

Татарстанда узган быелгы сайлауның тагын бер үзенчәлеге бар. Республиканың сайлауны оештыру тәҗрибәсен чит ил белгечләре дә өйрәнә. Бер төркем белгеч сайлау участокларында бу эшнең бездә ничек оештырылганлыгы белән таныша. “Кичә без самолеттан төшүгә үк Казан аэропортында эшләүче сайлау участогында булдык. Сайлаучыларның теркәлү урынныннан тыш, үзенә уңайлы булган башка җирдә тавыш бирә алуы – бик яхшы мөмкинлек”, - ди Казахстаннан килгән белгеч.

Чит ил белгечләре сайлау участокларында  барлык санитария таләпләренең үтәлүенә дә игътибар иткән. “Сайлау участоклары тавыш бирү урыны булудан бигрәк, вирус таралу мәйданына әйләнмәсен өчен барлык чаралар да күрелгән, - ди  Сабилә Мостафина. – Сайлауның тыныч, имин шартларда узуы да игътибарга лаек. Сайлау ниндилер гадәттән тыш хәл буларак кабул ителми. Бу – гадәти күренеш дигән фикер туа”.

Казахстаннан килгән вәкил сүзләренә караганда, чит ил белгечләре сайлау участогында күзәтүче булып яшьләрнең эшләвенә, аларның барысының да яхшы әзерлекле булуына да игътибар иткән. “Уртак тырышлык белән киләчәк хакына оештырылган шушы эшегез нәтиҗәле булсын”, - диде Сабилә Мостафина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау Сайлау-2021 Дәүләт Думасы депутатларын сайлау Сабилә Мостафина

Көн хәбәре