Быелдан баласы белән декретта утырган кеше, сабыена 1,5 яшькә җиткәнче эшкә чыккан очракта, пособие алуын дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсенең еллык киңәйтелгән утырышында әйттеләр.
- Хәзер вакытыннан алда эшкә чыккан декретта утырган әни ( әти һәм башкалар да була ала) бала караган өчен бирелгән пособиены алуны дәвам итәчәк,- диде Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез