Быел Татарстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге сабыйларның 99,97 процентын балалар бакчаларына урнаштыруга ирешелгән.
Ләкин, Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиева әйтүенчә, бу җәһәттән кыенлык кичерүчеләр дә юк түгел әле. Болар – Питрәч районының «Царево» һәм Көек бистәләрендә яшәүчеләр. Лаеш районында бик күп торак төзелә, анда да сабыйларны бакчаларга урнаштыруда кыенлыклар бар. Шуңа күрә Казанга йөреп эшләүчеләргә башкаладан буш урыннар тәкъдим ителә.
Йолдыз Хисамиева билгеләп үткәнчә, республикада 3–7 яшьлек балаларны урнаштыру проблемасы асылда хәл ителгән. Хәзер 3 яшькә кадәрге сабыйларны яслегә урнаштыру бурычы тора. Хәзерге вакытта республикада бу күрсәткеч 80,3% тәшкил итә. Шул ук вакытта 40 районда сабыйларның барысы да яслегә йөри. Белгеч әйтүенчә, Питрәч, Лаеш, Биектау районы һәм Чаллы шәһәрендә бу мәсьәлә авыррак хәл ителә.
Быел Биектауда 140 урынлы яңа балалар бакчасы төзелгән. Узган елда республикада ясле яшендәге сабыйлар өчен 2000гә якын урын булдырылган. Быел Татарстанда барлыгы 5 балалар бакчасы төзелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез