Сабыйларны егылып төшүдән саклагыз!

Июнь – июль аенда гына республикада 12 бала тәрәзәдән егылып төшкән. Ел саен шундый 70ләп фаҗига теркәлә икән. Узган атнада Казан читендәге Царево бистәсендә өч яшьлек бала белән шундый хәл килеп чыккан. Москит челтәре ул – бөҗәкләр өчен генә. Табиблар әнә шулай дип кисәтә. Мондый күңелсез очракларны ничек булдырмаска?

Берничә көн элек Царево бистәсендә өч яшьлек бала москит челтәренә таянып, тәрәзәдән егылып төшкән. Бәләкәчнең мәтәлеп төшү мизгелен социаль челтәрләрдә таралган видеодан да күрергә була. Бу хәлнең шаһиты булган күршеләре сабый янына йөгереп килгән. Әлеге гаилә безгә бәхетсезлек очрагы турында сөйләүдән баш тартты. «Авыр чакта шалтыратып дөрес эшләмисез», – диде сабыйның әнисе. Аңлыйбыз, авыр. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен дип элемтәгә кергән идек югыйсә. Сабыйның хәлен ДРКБдан белештек.

– Баланың хәле авыр, ул – реанимация бүлегендә. Табиблар кирәкле медицина ярдәмен күрсәтә. Җәй айларында егылып төшкән 12 сабый да клиникага салынды. Апрельдән бирле шундый 16 очрак теркәлде. Узган ел өч сабыйның гомере өзелгән иде, – диделәр безгә матбугат үзәгендә.

Республика клиник балалар хастаханәсе баш табибының хирург ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Михаил Поспелов әйтүенчә, күп кенә әти-әниләр тәрәзә янына өстәл, карават, диван куярга ярата. Балалар шунда үрелеп менә. Аларга тәрәзәдән дөньяны күзәтү кызык бит. Эссе көннәрдә тәрәзәне ачып кую очраклары да бар. Балага тәрәзә төбенә менү өчен мизгел җитә. Хастаханәгә тәрәзәдән егылып төшкән 1–5 яшьлек сабыйларны китерәләр. Ә зурраклары кар көртенә сикерү, ташландык биналарда йөрү аркасында имгәнә.

– Алынган җәрәхәтләр баланың яшенә һәм ул егылган өслеккә бәйле. Безнең тәҗрибәдә тугызынчы каттан егылып та, аз гына имгәнгән очраклар да бар. Шул ук вакытта ике метр биеклектән егылып төшеп тә ахыры үлем белән тәмамланырга мөмкин, – ди Михаил Поспелов. – Москит челтәрләренә ышанырга ярамый. Ул куркынычсызлыктан сакламый. Еш кына әти-әниләр, москит челтәре дөрес беркетелмәгән булган, диләр. Әмма ул бит бөҗәкләрдән генә саклый. Бала моны аңламый, терсәге белән таяна да егылып төшә. Игътибарсызлык баланың гарип калуына китерә. Бала – иң кадерле кеше. Шуңа күрә газизләрегезне саклагыз!

Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен, әти-әниләр төрле саклык чаралары күрергә тырыша.

Бөгелмәдә яшәүче Гөлнара Сафиуллинаның да баласы аздан гына харап булмый калган. Узган ел кызы алтынчы каттан егылып төшә язган.

– Мин телефонда утыра идем. Мавыгып киткәнмен. Интернет шундый нәрсә бит ул. Бала тәрәзәгә менгән дә москит челтәренә эләгеп калган. Әле ярый ирем күргән. Бер секундка соңарса, кызыбызны югалта идек. Аллаһ саклаган. Мондый очракларда, бары без, әти-әниләр, гаепле. Шуннан бирле мондый күңелсез хәлләр турында ишетсәм, йөрәгем жу итә. Тәрәзәгә йозак урнаштырдык. Кирәк вакытта ачып җилләтеп тә була. Хәзер күңел тыныч, – диде Гөлнара.

Альбина Таҗиева сабыйларны бала тудыру йортыннан чыккан вакытта ук әти-әниләргә йозак бүләк итәргә һәм бу җайланманы урнаштырырга булышырга кирәк дип саный. «Йозак кыйммәт тормый, ә бала гомерен акчага сатып алып булмый», – ди ул.

Казанда яшәүче Булат Газыймов – күп бала атасы. Алар социаль ипотека программасы буенча алган йортның 16 нчы катында яши.

– Тапкансың икән, бала өчен гомер буе җавап бирәсең. Бу – әти-әниләрнең җаваплылыгы. Йозак та, москит челтәре дә түгел, карамаган әти-әни гаепле. Шуңа күрә хатынга, ашарга пешерергә өлгермәсәң өлгермә, зинһар, балаларны кулдан төшермә, күздән ычкындырма, дип кисәтеп торам. Иң курыкканным балаларны югалту, – ди Булат.

Ничек сакланырга?

– Балаларны тәрәзә ачык булган яки тәрәзә төбенә кулы җитәрдәй җирдә калдырмагыз. Хәтта беренче кат тәрәзәсе дә бала өчен куркыныч.

– Тәрәзә кырыена җиһаз куймагыз. Баланың анда теләсә кайсы вакытта үрмәләп менүе бар.

– Үзләрен ялгыз калдырмагыз!

– Балагызга үзенә генә балконга чыгарга рөхсәт итмәгез.

– Тәрәзәләргә махсус йозаклар куегыз.

Фото: Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре