Газетага язылу

Сәдаканы күрсәтеп бирергә ярыймы? – Хәзрәт җавабы

Сорауга «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирә.

«Башкалар күрсеннәр, белсеннәр дип, игелекле эш башкару – зур гөнаһ ул. Гамәлләреңне Аллаһы Тәгалә күрә дә, белә дә. Кемгәдер үрнәк булып, игелекле гамәл кылганың хакында сөйләргә ярый, ләкин аның максаты мактану булмасын. Ниятең дөрес булса, Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур савап алырсың. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Адәм баласы яшерен килеш, кешегә күрсәтмичә бер игелек кылса, уң ягындагы фәрештәсе аңа 700 әҗер язарга мөмкин. Әгәр шуны бер генә кешегә сөйләсә, әҗернең 699 ы шул вакытта ук сөртелеп, бергә генә кала. Тагын да мактанып йөрсә, шул берсе дә сөртелеп, сул як фәрештәсе «рия кылды» дип язып куячак», – дигән. «Рия» төшенчәсе «күрү» дигәнне аңлата. Адәм заты бу дөньядагы мәртәбәсен белсеннәр өчен, изге гамәлләрне дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен түгел, ә башкалар өчен кыла. Коръәндә «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, иман китергән бәндәләр, үзегезнең сәдакаларыгыз турында кешеләргә сөйләп, чәчеп йөреп, әҗер-савабын югалта күрмәгез. Ул рия кылган гөнаһлардан саналыр».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре