«Татарстан экология министры Александр Шадриков яңа вазифага күчә – Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу Департаменты директоры», – диелә хәбәрдә.
Яңа вазифасында Александр Шадриков илнең су объектларын савыктыруның масштаблы мәсьәләләрен, Идел елгасын һәм Байкал күлен дә кертеп, шулай ук илнең гидрокаскадларын җайга салу, Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү мәсьәләләрен һәм башкаларны җитәкләячәк.
«Шадриковның Татарстанның экология өлкәсендәге тәҗрибәсе, аның җитәкчелегендә Иделне савыктыру һәм Казансуны экореабилитацияләү проектлары уңышлы гамәлгә ашырылган, су ресурсларын торгызу буенча Илкүләм программага мөһим өлеш кертәчәк. Александр Шадриков яңа эшкә гыйнвар бәйрәмнәреннән соң ук керешә», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Александр Шадриков ТР Экология һәм табигый ресурслар министры вазифасына 2018 елның 8 февралендә килде. Сигез елга якын ул министрлыкта эшләгән, моңа кадәр ТР Чүпрәле районы башлыгы булып эшләгән. Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Экология министрлыгы башлыгының үз вазифасыннан китүе турында игълан итте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез