Шәһәр һәм республика көненә багышланган чаралар вакытында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк

Казанда, шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү вакытына, транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта Казан Башкарма комитетының транспорт комитеты башлыгы Алексей Сидоров хәбәр итте.

Мәгълүмат буенча, хәрәкәт чикләнәчәк:

25 август 20:00дән 31 август 11:00гә кадәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Зәйни Солтан урамнарында;

22 август 7.00 сәгатьтән 31 август 18.00 сәгатькә кадәр – Кремль урамында (Чернышевский урамыннан 1 Май мәйданына кадәр);

28 август 8.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр – Театральная урамында (Карл Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр);

29 һәм 30 август - Федосеевская урамында (Батурин урамыннан Касаткин урамына кадәр);

30 август - «Казан» ат спорты комплексы каршындагы машина кую урыны.

Бәйрәмнең төп чаралары оештыралачак төп мәйдан «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак. Шуңа бәйле рәвештә, 24 август 00:00 дән 31 август 7:00 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамында (Декабристлар урамыннан Әбсәләмов урамына кадәр) хәрәкәт чикләнәчәк.

«Казан халкыннан һәм башкала кунакларыннан транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү белән бәйле вакытлыча уңайсызлыкларга аңлаешлы карауларын сорыйбыз», – дип билгеләп үтте Алексей Сидоров.

Ул шулай ук 30 һәм 31 августта муниципаль машина кую урыннары түләүсез эшләвен дә әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре