Шәһәр яны бакчаларында бүгеннән шашлык пешерергә рөхсәт иткәннәр

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелгән.
Бүгеннән башлап, Россиядә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төзәтмәләр үз көченә керде. Алар шәһәр яны бакчаларында ял итүчеләрнең хәлен бермә-бер җиңеләйтәчәк.

Элегрәк мангалны бакча йортыннан 20 метр ераклыкта гына урнаштырырга мөмкин булса, хәзер – 5метр да җитә. Учак ягу очрагында, учактан өйгә кадәрге ераклык 50 метрдан 15 метрга калдырылган. Тимер савытта учак якканда – бөтенләй дә 7,5 метр гына.

Моңа кадәр гамәлдә булып килгән кагыйдәләр бакча кишәрлегендә шашлык кыздыру яки чүп-чар яндыру мөмкинлеге бирмәгәнлектән, әнә шундый үзгәрешләр кертү турында карар ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре