Шәһәр халкын ярминкәләргә көтәләр

Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Шәһәр халкы иртәнге 6дан көндезге 12гә кадәр 15 мәйданчыкта чагыштырмача арзан бәядән фермер продукциясен сатып алу мөмкинлегенә ия.

Ярминкәдә 22 район һәм 18 авыл хуҗалыгы оешмасы катнаша. Бигрәк тә ит, бәрәңге, шикәр комы, он һәм йомыркага ихтыяҗ зур.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдән бирле һәр шимбә саен уздырылып килә. 14 ярминкә көнендә Казанга барлыгы 687,9 миллион сумлык азык-төлек китерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре