Шәһәрдә кар яуган

Бүген Санкт-Петербургта карлы-бозлы бик көчле яңгыр яуган. Социаль челтәрләргә урнаштырылган кадрлар шул хакта сөйли, дип яза «Российская Газета».

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәктәге идарәсеннән кисәтелгәнчә, 26 августта янә карлы яңгыр, урыны белән яшенле көчле яңгырлар көтелә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча Төньяк-Көнбатыш идарәсе сайтында билгеләп үтелгәнчә, бик көчле карлы яңгырлар сәбәпле елгаларда су биеклеге артырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре