Газетага язылу

Шәһәрдәге хәрби комиссариатта теркәлү өчен нишләргә кирәк?

«Улыма 16 яшь тулды. Ул авылда пропискада, шәһәрдә укый. Районнан повестка килеп төште. Бер атнада район хастаханәсенә кайтып анализлар бирәсе, икенче атнада хәрби комиссариатта медицина тикшеренүе узарга кирәк. Икешәр көн уку калдырырга туры киләчәк. Ул балага районга кайтмыйча, үзе укыган шәһәр хастаханәсенә барып кына тикшеренергә ярамыймы? Шәһәрдәге хәрби комиссариатта теркәлү өчен нишләргә кирәк?» – дип сораган Апастан укучыбыз Гөлназ Исламова. 

Татарстан хәрби комиссариатының кабул итү бүлеге хезмәткәре:

– Егет шәһәрдәге уку йортында белем ала икән, ул барыбер үзенең теркәлгән районына кайтып исәпкә басарга тиеш. Шәһәр хәрби комиссариатында теркәлү өчен аның үзе яшәгән урында вакытлыча пропискасы булу шарт. Бары тик шул очракта гына улыгыз исәпкә басу өчен гариза яза ала. Документларны күчереп йөрисе түгел – аларны хәрби комиссариат үзе соратып алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре