29 августта Казанда шәһәркүләм Мәүлид уза. Мәүлиднең иң кызыклы өлеше – хаҗга юлламалар уйнату. Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узды: беренче этапта, сәхнәдә барабан әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алынды. Икенче этапта бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылды. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылды. Быел юлламаларны Казанның Фәрхәд мәчете имам-хатыйбы Илдар Ситдиков һәм шулай ук башкалабызда яшәүче 32 яшьлек Марат Шәйхелисламов отты.
Моннан тыш, быел Гомрә хаҗына да юлламалар уйнатылды. Аларны Әхмәт Һадди Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды ярдәмендә Чечен Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге исеменнән Эли Кагарбеков(?) һәм Дагыстан идарәсенең Татарстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Мөхәммәд Мөслимов бүләк иткән. Гомрә хаҗына юлламаларны Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан Наилә Шәйдуллина һәм Казаннан Марат Хафизов җиңде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез