Газетага язылу

Шәһәрнең элекке мэры кызы мошенникларга 22 миллион сум биреп җибәргән

Уфада элекке шәһәр башлыгы Сергей Грековның 14 яшьлек кызы мошенникларга 22 миллион сум, зәркән әйберләре, кыйммәтле башка әйберләр биреп җибәргән. Бу хакта “KP.RU” “РЕН ТВ” телеканалы мәгълүматларына таянып яза.

Үсмер кыз аферистларга, акчадан тыш, Patek Philippe һәм Audemars Piguet сәгатләрен, шулай ук 45 мең доллар һәм 145 мең евро биреп җибәргән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, мошенниклар үзләрен Росфинмониторинг хезмәткәрләре буларак таныштырып, баланы берничә көн буе төрлечә алдаган. Шуннан соң аферистларның берсе кыз янына килеп, акча һәм кыйммәтле әйберләр тутырылган сумканы алып киткән. Кызның әтисе журналистларга бу хәлгә ачыклык кертүдән баш тарткан.

Сергей Грековны  2021 елда Уфа хакимияте башлыгы итеп сайлаганнар. Әмма ул 2022 елның февралендә әлеге вазыйфадан китеп, Башкортстанның Россия Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкиленә әйләнгән. Хокук саклау органнары 2024 елның азагында Грековка һөҗүм итү омтылышын булдырмыйча калган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре