Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында әйтте.
"2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты 5 триллион 730 миллиард сумнан артып китте. Үсеш - 102,9 процент", - диде ул. Министр әйтүенчә, 2025 елда икътисад үсешенә төп өлешне эшкәртү сәнәгатьләре тәэмин иткән.
"Бу - беренче чиратта нефть химиясе һәм ОПК предприятиеләре, шулай ук махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары. Аларның республикада сәнәгать җитештерүнең гомуми күләменә керткән өлеше 20 проценттан артып китә", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез