"Хезмәт базарында киеренкелек саклана", - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында. Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген республикада 3,3 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе - 0,16 процент. Шул ук вакытта, 43 мең эш урыны буш тора. Вакансияләрнең 26 проценты - төзелеш һәм ТКХ, 22 проценты - сәнәгать тармакларына, 9 проценты - социаль өлкәгә туры килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез