«ШАЯН ТВ» телеканалы яңа мультимедиа платформасы тәкъдим итте

18 ноябрьдә «ШАЯН ТВ» телеканалы яңартылган электрон сайт – балалар өчен яңа мультимедиа платформасының презентациясе узды.

«ШАЯН ТВ» телеканалы яңа мультимедиа платформасы тәкъдим итте
Татар-информ

«ШАЯН ТВ»ның яңартылган сайты гади телеканал мәйданчыгы гына түгел, биредә мультимедиа экосистема форматында булдырылган: заманча интерфейс, яңа мөмкинлекләр һәм татар телендәге уникаль балалар контенты. Интерфейс популяр кушымталар һәм видеосервислар үрнәгендә эшләнгән, шуңа күрә нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре яраткан мультфильмнарын һәм тапшыруларынҗиңел таба алачак.

Яңартылган сайтта тапшыру, мультфильмнар карау гына түгел, тагын бик күп мөмкинлекләр бар. Тамашачылар яраткан алып баручы-блогерлар тәкъдим иткән видеоконтентны да карый ала. Телеканал блогерлары һәм авторлары үз видеоленталарын мөстәкыйль рәвештә яңартып бара, димәк платформа даими яңарып тора торган«тере» киңлеккә әйләнәчәк. Шулай ук платформа үзе үк кулланучының кызыксынуларын истә тотып видеолар тәкъдим итәчәк.

«Яңа сайтта мөмкинлекләр бик күп: мультфильмнар, шортслар һәм башкалар. Ә блогерларга аерым игътибар бирелде. Һәрберебезнең үз аккаунты бар, анда безнең турыда бераз мәгълүмат та урын алган. Төшергән кызыклы видеоларны, чаралардан репортажларны үз битебезгә куеп барабыз», – ди ШАЯН ТВ алып баручысы һәм блогеры Зәйнәп Хөснуллина.

Платформаның тагын бер үзенчәлеге анда беренче татарча видеохостинг, онлайн-кинотеатр булу. Ул түләүсез һәм рекламасыз булачак, дип белдерде алып баручылар.  

Балалар shayantv.ru сайтында мультфильмнар гына карап калмыйлар, үзләре өчен файдалы мәгълүмат та алалар. Мәсәлән, балалар татар телендә саннар, төсләр, хәрефләр һ.б.ны кызыклы иҗади форматта – видеолар ярдәмендә өйрәнә алалар. Шулай ук әлеге мәйданчыкта бишек җырларын да тыңларга мөмкин.

«Әлеге платформада татар телле аудиториягә яраклаштырылган контент булуы сөендерә. Мондый электрон мәйданчыкта балалар аралаша, үзләренә дуслар да таба алсыннар иде. Сайтны нәкъ менә балаларның тәкъдим итүе шатландырды. Балалар булганда, татар теленең, медиасфераның киләчәге бар, дип ышанып әйтә алабыз», – диде«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

 

«ШАЯН ТВ» телеканалы платформасы барлык гаджетларга яраклашкан: теләгән һәркем мобиль кушымта урнаштыра ала. Уңайлылык өчен сайтның мобиль һәм компьютер өчен версияләре эшләнелгән.

«Бүгенге презентация ул – зур юлның башы гына, чөнки безнең планнарда зур татар дөньясы видеохостингын төзү һәм ул Neftlix кебек булырга тиеш. Анда бөтен татар мирасы: музыка, спектакльләр, китаплар, фильмнар, тапшырулар бергә туплансын иде. Татар телен өйрәнүче, яратучы һәркем анда үзенә кирәкле видеоконтентны табып, файдалана алса – бу безнең планнарның зур нәтиҗәсе булыр иде» – диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутатыИлшат Әминев. Ул тагын бер кат милләтнең киләчәге балалар кулында булуын ассызыклады һәм шуңа күрә дә татар медиаплатформасы булдыруны «ШАЯН ТВ» балалар телеканалыннан башлауларын искәртте.

Бүгенге көндә медиамәйданчыкта татар телендә2000 видео, татарчалаштырылган мультфильмнарның 1500 сериясе урнаштырылган. Сайтның кулланучылары төрле бәйгеләрдә катнашып, истәлекле бүләкләр алу мөмкинлегенә дә  ия. Шулай ук телеканал үткәргән кастинглар турында мәгълүмат та shayantv.ru сайтында урын алачак. 

«Сайтны яңарту эшенә Илшат Юныс улының хәер-фатыйхасы белән алындык. Эшне башлаганчы, дистәләгән референслар карап чыктык, үз тәҗрибәбезне анализладык, яңа заманчакараш белән эшләргә тырыштык. Беренче карашка барсы да җиңел тоела, ләкин эшли башлагач авырлыклар да туды. Шуңа да карамастан, без беренче татарча видеохостинг булдырдык дип әйтергә мөмкин, чөнки shayantv.ru – сайт кына түгел, ул чын мәгънәсендә мультимедиа мәйданчык, анда меңләгән видеолар, эксклюзив видеоконтент, татарча анимацияләр – алар бүтән беркайда да юк диярлек», – ди «ШАЯН ТВ» Башкарма директоры – баш мөхәрриренең интернет тапшырулар һәм PR буенча урынбасары Адилә Биктимирова.

Лиана Габбасова

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре