«ШАЯН ТВ»да «ШАЯН ШОРТС» программасы эфирга чыга

2025 елның 5 сентябреннән «ШАЯН ТВ»Телеканалында балалар өчен татар һәм рус телләрендә «ШАЯН ШОРТС» дип аталган яңалыклар программасы эфирга чыга башлады.

«ШАЯН ШОРТС» кыска видео форматындагы яңалыклар программасы. Аны татар һәм рус телләрендә ШАЯН ТВ каналында һәм социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

«ШАЯН ШОРТС» программасы өчен хәбәрче һәм алып баручылар кастинг ярдәмендә сайланып алынган. Кастингта барлыгы 130 бала катнашкан, аларның 35е икенче турга үткән. Сынауларны уңышлы узган 20 финалист программаларда төшүмөмкинлеге алган. Яшь хәбәрчеләр арасында Татарстанның төрле районнарында (Чирмешән, Лаеш, Арча районнары), Россиянең башка төбәкләрендә (Мәскәү), хәтта чит илләрдә (Әнкара, Төркия) яшәүчеләр дә бар. Алар үз төбәкләреннән кызыклы материаллар җибәреп торалар.

Программада «Краш-репортаж», «ШАЯН news», «Һава торышы», «Шортсик», «Ферма вайб» һ.б. сәхифәләре алып барыла. Шортсикясалма фәһем ярдәмендә булдырылган хәбәрче, ул балаларга программаны алып барырга ярдәм итә.

«ШАЯН ШОРТС» – ШАЯН ТВ каналында мондый форматтагы беренче проект. Безнең тапшыру кыска һәм динамик, ягъни анда кыска гына вакыт аралыгында берничә вакыйга алышынырга мөмкин. Без балаларга якын, кызыклы темаларны яктыртабыз. Иң мөһиме – балалар темаларны үзләре тәкъдим итәләр. Мәсәлән, самокатлар турында, тиеннәрнең ничек кышка әзерләнүе турында сюжет төшердек. Алар белән төрле чараларга йөреп тә репортажлар төшерәбез, сораштырулар оештырабыз. Балаларның күбрәк визуаль кабул итүен истә тотып, матур, төсләр белән баетылган, сыйфатлы контент төшерергә тырышабыз», – диде тапшырумөхәррире Илзия Нәҗипова.

«ШАЯН ШОРТС» проекты тулысынча балалар кулында. Алар бөтен эшне: идеядән башлап, текст язу, тәрҗемә итү, репортаж төшерү,  интервью алу, монтажга кадәр үзләре эшли. Тапшыруның төп максаты – яңалык җиткерү генә түгел, яшь хәбәрчеләрне  берләштерү, аларның иҗади потенциалын ачу, мультимедиалы мохиттә журналистика буенча гамәли күнекмәләр бирү.

«Бүген без ШАЯН ТВ белән бергәләп массакүләм мәгълүмат чараларының киләчәген формалаштырабыз. Чөнки бу балалар киләчәктә телләре, һөнәри осталыклары белән яңа аудитория белән сөйләшергә тиеш. Ул аудитория көн саен үзгәреп тора. Балалар алар артыннан җитешергә, дөрес юллар белән йөрәкләренә барып җитәргә тиешләр. Заманча технологияләр, социаль челтәрләр, тел, монтажлау – бөтенесен дә белү зарур. Балалар бездән дә күбрәк белергә тиеш. Шуңа күрә аларны бүгеннән үк әзерләргә кирәк», – ди «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутатыИлшат Әминев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре