«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны дәвам итә. «Туры эфир»да Россия сәясәтчесе, "Петербургская политика" фонды җитәкчесе Михаил Виноградов Татарстандагы сайлау кампаниясенә бәя бирде.
Аның сүзләренчә, республикада сайлау алды кампаниясеннән арыганлык хисе калмасын өчен шартлар тудырылган. "Мин Татарстандагы сайлау кампаниясен ил буенча иң истә кала торганы дип атамас идем. Миңа калса, Курск өлкәсендәге сайлау кампаниясе игътибар үзәгендә булачак. Братскида бер партиядән ике кандидат үзара ярыша. Санкт-Петербург өчен дә шактый катлаулы сайлау кампаниясе", – диде белгеч.
Михаил Виноградов сайлау участогына бөтен гаилә белән килүне мөһим традиция дип атады. "Әйтик, олылар күрмәгән әйберләргә балаларның күзе төшәргә мөмкин. Гомумән, вакытны гаилә белән уздыру, эш булсынмы ул, ялмы - кеше тормышындагы иң мөһим әйберләрнең берсе", – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез