Газетага язылу

Сәясәтче: «Көнбатышның Россия сайлау системасына каршы пропагандасы уңышсызлыкка очрады»

Кичә, 18 сентябрьдә, Татарстанда тавыш бирүчеләрнең 36,8 проценты сайлауда катнашырга өлгерде. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков әлеге күрсәткечнең шактый югары булуын билгеләп үтте.
 
Аның сүзләренә караганда, хәзерге мәгълүматларны һәм алдагы сайлау күрсәткечләрен (51,7%) исәпкә алсак, сайлауда катнашу күрсәткече 60 процентка җитәргә һәм хәтта узып китәргә мөмкин. «Беренче көнне тавыш бирмәүчеләр сайлауга икенче һәм өченче көннәрдә бара ала. Якшәмбе көнне, традицион рәвештә, сайлаучыларның, аеруча авыл халкының активлыгы көтелә», – дип билгеләп үтте Андрей Большаков. Ул традицион рәвештә Татарстанда сайлауда катнашучылар күрше төбәкләргә караганда күбрәк булыр дип тә фаразлады.  
 
Белгеч фикеренчә, тавыш бирүдә катнашучыларның саны халыкның Россия Президентының сәяси курсын хуплавын күрсәтә. «Көнбатыш тарафыннан Россия сайлау системасына каршы оештырылган пропагандасы уңышсызлыкка очрады. Без кешеләрнең оешкан рухта сайлауга баруын күрәбез», – дип ассызыклады Андрей Большаков.
 
Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 2 млн 923 мең кеше тавыш бирәчәк, шуларның 43 меңе әлеге сәяси чарада беренче тапкыр катнаша.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре