Сәясәтче сайлау турында: "Бәйрәм мохите тавыш бирү нәтиҗәләренә уңай тәэсир итә"

"Петербург сәясәте" фонды җитәкчесе, сәясәт белгече, төбәкләрне өйрәнүче Михаил Виноградов фикеренчә, республикада сайлауны халыкка якынайтуның отышлы алымын тапканнар. 

"Ил халкы ни өчен сайлауга бара? Беренчедән, кайберәүләр өчен, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә бу үзенә күрә бер гадәт. Моның бернинди дә начарлыгы юк. Икенчедән , бу - үз хис-тойгыларыңны чагылдыру билгесе. Өченчедән, сайлауда катнашу прагматик төсмергә ия. Ягъни шул рәвешле республика, район яки шәһәргә мөнәсәбәт белдерәләр. Татарстанда сайлауга бәйле тудырылган мохит тавыш бирү нәтиҗәләренә уңай тәэсир итә", - диде ул республикада сайлау уңаеннан үткәрелүче ярминкәләр, концерт программаларына ишарәләп.

Сәясәтче фикеренчә, сайлауда гаилә белән катнашу тәкъдиме дә сәяси чараны халыкка якынайта. "Тавыш бирү - тарихи вакыйгада катнашу мөмкинлеге буларак кабул ителә", - диде Михаил Виноградов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре