Татарстанда, елдагыча, сайлауда катнашучылар саны күп булырга охшаган. «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны вакытында сәясәт белгече, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дарья Кислицына әнә шундый фаразы белән уртаклашты.
Билгеле булганча, бу елның мартында без Россия Президентын сайладык. Дарья Кислицына билгеләп үтүенчә, ул вакытта сайлауда катнашучылар саны рекордлы күрсәткечләргә ия булган. "Төбәкләрдәге сайлауларда күрсәткечләр ул кадәр югары булмаса да, милли төбәкләрдә, аерым алганда, Татарстанда тавыш бирүчеләр саны елдагыча күп булыр дип уйлыйм", - диде белгеч.
Сәясәт белгече гаилә белән тавыш бирүнең яхшы традиция булуын да искәртте. "Татарстан Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысасында традицион кыйммәтләргә, гаилә кыйммәтләренә тугрылыгын күрсәтә", – диде Кислицына. Бу җәһәттән ул "Гаилә белән сайлыйбыз" проектын да аерып атады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез