Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Дәүләт Советы депутатларын сайлауда республика бердәм округы буенча тавыш бирү бюллетенендә сәяси партияләр атамаларын урнаштыру тәртибен билгеләү өчен жирәбә уздырылган. Аның нәтиҗәләре буенча бюллетеньдә сәяси партияләр атамалары түбәндәге тәртиптә урнаштырылачак:
– “Новые люди” партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге;
– “ЛДПР – Либерально-демократическая партия России” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге;
– “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” социалистик сәяси партиясенең төбәк бүлеге;
– “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге;
– “КПРФ –Коммунистическая партия Российской Федерации” сәяси партиясенең Татарстан республика бүлеге.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез