Газетага язылу

Сайлау комиссияләре әгъзалары өчен Бердәм укыту системасы булдырыла

Бүген Казанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясен оештыручылар өчен белем бирү форумы ачылды. Анда республиканың территориаль сайлау комиссияләренең 140 ка якын рәисе һәм сәркатибе катнашты. Тагын 3 меңнән артык участок сайлау комиссиясе җитәкчесе форум эшен видеоконференц-элемтә аша күзәтте.

Чарада Россия Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре дә катнашты. Казанга эш визиты белән РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Людмила Маркина, Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге җитәкчесе Елена Осипова һәм Үзәк сайлау комиссиясе аппараты җитәкчесе урынбасары Елена Орловская килгән иде.

«Россиянең заманча сайлау системасы сайлауларны оештыручыларны һөнәри әзерләүгә бик югары таләпләр куя. Бүген без илнең сайлау комиссияләре әгъзалары өчен Бердәм укыту системасын төзибез, бу сайлау системасының һәр хезмәткәре кирәкле белемгә ия булсын өчен кирәк», – дип билгеләде Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Людмила Маркина. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев ассызыклаганча, Бердәм тавыш бирү көненә санаулы айлар кала һәм форум федераль кампаниягә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә.

 

Биредә катнашучыларга Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың видеомөрәҗәгатен тәкъдим иттеләр. Ул мөрәҗәгатендә: «Сайлау процессы бары тик формаль гына була алмый. Бик катлаулы, шул исәптән процессуаль мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Барлык процедуралар да төгәл тикшерелергә, дөрес булырга тиеш. Шул ук вакытта сайлауга килүчеләргә игътибарлы булыйк. Алар бездән ярдәм итүне көтә», – дип белдерде. Исегезгә төшерәбез: быел сайлау өч көн дәвам итәчәк. Бу көннәрдә IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары һәм төрле дәрәҗәдәге 2 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак. Нәтиҗәдә 20 меңнән артык депутат мандаты алыштырылачак, дип искәртте Людмила Маркина.

Дәүләт Думасына депутатлар катнаш сайлау системасы буенча уза. Татарстанда бер мандатлы алты сайлау округы булачак. РФ Юстиция министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россиядә 20 сәяси партия теркәлгән, шуларның 17 се сайлауда катнаша, 11 е исә сайлауда имзалар җыймый катнашу хокукына ия.  

«Сайлау кампаниясенең масштабы бик зур. Миллионга якын кеше сайлаучыларны каршы алачак һәм озатачак, сорауларга җавап бирәчәк. Безнең өчен бу сайлауларны югары дәрәҗәдә уздыру мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Маркина форумда катнашучыларга.

 

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, сайлау кампаниясен оештыру һәм уздыру өчен Татарстанда 65 территориаль, шул исәптән алты округ һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе җәлеп ителә.

 

– Татарстан өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге вәкилләрен кабул итү – зур мәртәбә. Бу – федераль кампаниягә әзерлекнең иң борчыган мәсьәләләре буенча турыдан-туры фикер алышу, яңа белемнәр алу һәм сайлауларны оештыручыларны укытуның бердәм системасын төзү мөмкинлеге, – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренчә, сайлау кампаниясендә эшләүчеләр хокукый белемле, куркынычсызлык мәсьәләләрен аңлый һәм теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә тиз арада җавап бирә белә торган булырга тиеш. Замана шуны таләп итә.

 

Федераль белгечләр Казанда ике көн булачак. Форумнан тыш алар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы белән очраша, Казанның Совет районы Территориаль сайлау комиссиясенә бара һәм Казан федераль университетында булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре