Сайлау көнендә Алсу, Клава Кока, Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак

14 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фестивале узачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Концертның хедлайнерлары Россия эстрадасы йолдызлары Алсу, Клава Кока һәм «Дискотека Авария» төркеме булачак. Алар белән бергә сәхнәгә Татарстанның әйдәп баручы башкаручылары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов һәм башка популяр артистлар чыгачак. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләде.

Шәһәр халкын һәм кунакларын федераль һәм республика масштабында яраткан башкаручылары катнашында музыкаль тамаша көтә.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре