Телевидение һәм радиода 17 сентябрьгә кадәр дебатлар барачак. Сайлау бюллетеньнәре расланган инде. Татарстанда ике дәүләт телендә 6 миллионга якын бюллетень басылачак. Федераль кампания бюллетеньнәренә төсле саклау челтәре һәм махсус микрошрифт урнаштырылган. Бу хакта бүген Иҗтимагый күзәтүчеләрне әзерләүгә багышланган брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, җәмәгать күзәтүе халыкка тыныч кына сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә, дигән фикердә. Ул шулай ук Иҗтимагый палатаның сайлау комиссияләре белән багланышларының мөһимлеген ассызыклады. «Бүген безнең законнар һәм җәмәгатьчелек тавыш бирүне гадел, үтә күренмәле һәм уңайлы оештырырга әзер», – дип билгеләп үтте Александр Терентьев.
Күзәтүчеләр алда торган тавыш бирүгә тулысынча әзер. Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо шулай дип саный. Күзәтүчеләр катнашында алып барыла торган укулар республиканың 43 районында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда уза. Семинарлар 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
– Татарстан Иҗтимагый палатасы барлыгы 2800 дән артык иҗтимагый күзәтүче әзерләргә планлаштыра. 28 августка 1352 кеше укулар узды инде. Күчмә семинарлар кысаларында катнашучылар күзәтүченең хокукый статусын, тавыш бирүнең төп этапларын, сайлау участогында эшләү тәртибен һәм гадәттән тыш хәлләр очракларында эш итү юлларын өйрәнәләр, – диде Тимур Какохо. Укыту программасы хокукый әзерлекне һәм тренингларны үз эченә ала. Шул ук вакытта сайлауда күзәтүчеләрнең гомуми саны 14 меңгә җитәчәк, бу – иҗтимагый күзәтүчеләр, партияләрдән һәм кандидатлардан күзәтүчеләр.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә шулай ук сайлаучыларга мөмкин булган уңай хезмәтләр турында искә төшерделәр. 14 сентябрьгә кадәр Татарстан халкы «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалана ала. Хәзергә аннан республиканың 12 меңләп кешесе файдаланырга өлгергән. Шулай ук «Участокта волонтерлар» хезмәте дә ярдәм күрсәтәчәк. 10 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр сайлаучылар өйдә тавыш бирергә теләүләре хакында гариза тапшыра алачак. «Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү хакында да онытырга ярамый. Алар өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Бездә миллионнан артык пенсионер, 300 меңнән артык инвалид кеше бар», – диде Андрей Кондратьев.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, узган елдан башлап республиканың барлык сайлау участоклары видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителгән. 965 участокта видеокүзәтү, калганнарында видеотеркәү оештырылган. Камералар комиссияләр эшең тулысынча теркәп барачак. Шул исәптән тавыш бирүне, бюллетеньнәрне саклауны, тавышларны санауны һәм йомгаклау беркетмәләрен төзүне дә.
Исегезгә төшерәбез: 18–20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бер мандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез