Газетага язылу

Сайлау көннәрендә Татарстанда 14 меңнән артык күзәтүче эшли

Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

  Аның сүзләренә караганда, өч көн дәвамында эшләячәк. «Алар сайлау учсастокларында 18-20 сентябрьдә иртәнге 8 дән алып кичке 8 гә кадәр эшләяк. Ә 20 сентябрь көнне сайлау участогы ябылганнан соң бюллетеньнәр санау һәм нәтиҗә ясауда да катнашчаклар», – дип сөйләде ул.      

Билгеле булганча, сайлау участокларында волонтерлар да эшли. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе хәбәр итүенчә, әлегә алар ярдәмендә тавыш бирү участогына озата бару юнәлешендә 56 гариза эшкәртелгән.  

Андрей Кондратьев «кайнар линия» номерын да искә төшерде. 292-84-33 номеры аша борчыган сорауларга җавап мөмкин. Әлегә 72 шалтырату кабул ителгән.  

Сүз уңаеннан, республикада 5 миллион 843 мең 800 сайлау бюллетене әзерләнгән. Барлык бюллетеньнәр дә Татарстанның ике дәүләт телендә эшләнгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре