Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе уза. Анда катнашучылар арасында 33 смартфон һәм 3 автомобиль уйнаталар. Бәйгенең алып баручысы Артур Кортес хәбәр итүенчә, 10:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, анда катнашучылырның саны 35 707 гә җиткән. Бу турыда ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында сөйләде.
Артур Кортес сүзләренә караганда, әлеге фотобәйгедә катнашучыларның саны елдан-ел арта. «Фотолар урнаштыралар, сораулар бирәләр... Гомумән, социаль челтәрләрдә халык бик активлашты. Елдан-ел кызыксынуның артуын күзәтәбез», – дип сөйләде ул.
Катнашучылар турында әйткән вакытта, Артур Кортес кичә, 18 сентябрьдә, яшьләрнең аеруча актив булуын билгеләп үтте.
Фотобәйге 18-20 сентябрь көннәрендә уза. Анда катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «ТатарстанАлга» һәм «ВсейСемьейНаВыборы» хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Смартфон ияләрен сәгать саен «туры эфир»да игълан итәләр. Ә автомобильләр исә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында 20:15 сәгатьтә уйнатыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез