Сайлау көнендә узган #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесендәге* төп бүләкләр – ике Sollers ST8 автомобилен үз ияләренә тапшырдылар. Ике җиңүче дә – Әлмәттән. Икесе дә өйләренә яңа машиналарында кайтып китте.
Беренче автомобильне Маргарита Трегубенко отты. Җиңүе турында белгәч, беренче минутларда ышанмыйча йөргән. Ә иң кызыгы – Маргарита кечкенәдән нәкъ менә пикап машинасында йөрергә хыялланган булган.
Алсу Зәкиуллина машина отуы турында баласын йоклаткан вакытта белә. Бөтен гаиләсе өчен көтелмәгән хәл була ул. Сайлауга барып, социаль челтәргә фото урнаштырганда, җиңүгә артык өметләнмиләр дә.
Фотобәйгедә барлыгы 95 835 кеше катнашты. Көн дәвамында алар арасында ике машина, 11 смартфон һәм башка бүләкләр уйнаттылар.
*Фотобәйге лотерея һәм реклама түгел, анда катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез