Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенә якынлашканда ук күңелне күтәрә торган музыка яңгырый. “Мин яратам сине, Татарстан” дип җырлый Салават Фәтхетдинов.
Биредә 40 нчы сайлау участогы урнашкан. Барлыгы 2 мең 694 сайлаучы беркетелгән. Шулар арасында 67 кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Алар өчен бүләкләр әзерләнгән. Сайлау участогы сәркатибе Эльмира Хәмитова белдергәнчә, Авиатөзелеш районында яшәүчеләр актив. “Участок ачылганчы ук халык җыела башлады, 7-8 кеше көтеп тора иде. Республика Рәисен сайларга гаиләләре белән килүчеләр күп. Өлкән буын вәкилләре дә бик актив, күтәренке кәеф белән киләләр,”- ди ул.
Мәктәп фойесында кулай бәядән буфет эшләп тора. Сайлауларга килүчеләр кирәк-яракларын, ашамлыклар, балаларына тәм-томнар сатып ала. “Безнең Татарстан турында хәзер күп сөйлиләр, мактыйлар. Без үз йөзебезне югалтмаска тиеш,”-ди Авиатөзелеш районы халкы. Үз бурычын үтәп китүчеләргә ишек төбендә кызлар беләзекләр тарата. Аның ярдәмендә бүген транспортта бушлай йөрергә һәм “Казан” гаилә үзәге янында узачак бәйрәм концертына кереп була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез