Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Кремль яр буендагы «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шулай дип белдерде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр, хастаханәләрдә дәваланучылар, өйләреннән чыга алмаучы өлкәннәр, тикшерү изоляторларында булучылар барысы да үз тавышын бирә алачак.
Журналистлар белән очрашуда катнашкан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләвенчә, бүгенге көндә республикада 1 млн артык пенсионер яши. Татарстанда барлык сайлаучыларның 10 проценты мөмкинлекләре чикле кешеләр.
– Аларның сайлау хокукларын тәэмин итү сайлау системасы эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып кала. Безнең өчен бу статистика гына түгел. Һәр сан артында аерым кеше тора. Без аңа сайлауда үз тавышын бирү өчен кирәкле шартлар тудырырга тиешбез, – диде Андрей Кондратьев.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Татарстанның сайлау участоклары коляскаларда килүчеләргә уңайлы булсын өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылачак. Начар күрүче һәм сукыр сайлаучылар өчен Брайль шрифты белән трафаретлар каралган, ишетү сәләте бозылган кешеләр «112 хезмәте» видеоэлемтә системасы аша ишарәләр теленнән тәрҗемәче хезмәтләреннән файдалана алачак. Ярдәмгә волонтерлар да киләчәк.
–Татарстан сайлау участокларында киртәсез мохит булдыру эше дәвам итә – бу уңайлыклар мәсьәләсе генә түгел, бу кешегә карат булган хөрмәт, – диде Сәрия Сабурская. Кондратьев шулай ук «Мобиль сайлаучы» сервисы эше турында сөйләде. Ул 3 августта эшли башлаганнан бирле Татарстанда яшәүче 250гә якын кеше шалтыратып борчыган сорауларына җавап алган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез