Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

"Иртәнге сәгать җидедә ачылган 2760 сайлау участогында 16 меңнән артык күзәтүче эшли. Моңа кадәр без аларның саны 14 мең тирәсе тәшкил итәчәк дип фаразлаган идек", - диде ул.

Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, бу - сәяси чараның ачыктан-ачык булуын тагын бер кат дәлилли. "Күзәтүчеләрнең күп булуы тавыш бирүчеләрдә сайлау системасына карата ышаныч уята", - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре